Павлова, пироженое павлова рецепт, иң тәмле десерт, самые вкусные пирожные
ฝัง
- เผยแพร่เมื่อ 8 ก.พ. 2025
- Йомырка агы - 170 г
Шикәр - 230 г
Кукуруз крахмалы - 14 г
Су - 45 г
Йомырка агын күпертәбез, аннан аз-азлап шикәр комы салабыз. Болгата-болгата күпертүне дәвам итәбез. Су өстәп болгатабыз. Аз-азлап крахмал кертәбез.
95 градуслы духовкада киптерәбез. Пирожныйлар җиңел куба башласа, димәк әзер. Павлованың эче пешеп бетмәскә тиеш. Әмма без алай теләмәдек тә, озаграк тотып, пешереп бетердем)
Крем, бизәү - җаныгыз теләгәнчә.
Минем заварной крем:
1 ст сөт
1 ст шикәр
1 йомырка
1 аш кашыгы он
Газда куерганчы болгатып торасы
Творожный крем:
Бер үк күләмдә творожный сыр һәм майны болгатасы, шикәр оны өстисе. Яки бер үк күләмдә сливки (33-35%) алып күпертәсе, творожный сыр өстисе, шикәр саласы.
Тәмле булсын❤️