Ньокки. Гөмбәле соус белән бәрәңге чумары

แชร์
ฝัง
  • เผยแพร่เมื่อ 21 ต.ค. 2024
  • Алинә һәм Тимур ГОМӘРОВлар - Казанда яшәүче яшь гаиләләрнең берсе. Тимур Татарстан Республикасының инвестиция-венчур фондында цифрлаштыру стратегиясе буенча директор урынбасары булып эшли. Алинә исә фатирлар ремонтлау белән шөгыльләнүче компаниядә җитәкче ярдәмчесе. 5 яшьлек Амалия һәм 3 яшьлек Асельнең әти-әниләре дә әле алар.
    Менә бу гөмбәле-каймаклы соус белән әзерләнгән бәрәңге ньоккилары да Гомәровлар гаиләсенең яраткан ашларыннан. Сезгә дә ошамый калмас ул, әзерләп карыйк әле.
    Кирәк
    4 бәрәңге;
    100 г он;
    60 г каты сыр (пармезан);
    тәменчә тоз-борыч.
    Соус өчен
    100 мл үсемлек мае;
    1 баш суган;
    200 г чи гөмбә;
    200 мл сөт өсте (33%);
    бер тотам петрушка.
    Эш барышы
    Бәрәңгене пешереп суытабыз. Кабыгы белән мичтә пешерсәгез, тагын да яхшырак. Җылымса бәрәңгеләрне вак угычтан уабыз.
    *Пармезан сырын да вак угычтан уабыз. Пармезан урынына башка берәр каты сыр алырга мөмкин.
    *Уылган бәрәңге белән сырны катнаштырып, тәменчә тоз-борыч сибәбез.
    *Бәрәңгегә аз-азлап кына он куша барып, камыр басабыз. Онны берьюлы салып бетерергә кирәкми. Камыр артык тыгыз булмаска тиеш.
    Бер баш суганны турап, үсемлек маенда кыздырып алабыз. Атланмай куллансагыз, бәрәңге чумары тагын да тәмлерәк булачак.
    *Суган янына туралган гөмбәне кушып, кыздыруны дәвам итәбез. Гөмбәнең суы беткәч, каймак өстибез, тәменчә тоз-борыч сибәбез.
    *Камырны кул белән бау шикелле тәгәрәтәбез. «Бау»ны 2 см зурлыгындагы вак кисәкләргә бүләбез. Һәрбер кисәктән шарчыклар әвәлибез.
    *Бәрәңге чумарларын кайнап торган тозлы суда пешерәбез. Алар тиз пешә, өскә йөзеп чыкканнан соң ике-өч минуттан әзер була. Суга берничә тамчы май да тамызырга мөмкин.
    *Әзер чумарларны табадагы соуска салып, бер-ике минут «сикертеп» алабыз һәм туралган петрушка белән бизәп, кайнар килеш табынга чыгарабыз.
    *Ашларыгыз тәмле, табыннарыгыз мул, еллар имин булсын!
    Видео: Анна Арахамия

ความคิดเห็น •