Салават Фатхетдинов - Я ходаем артык күрмәче
ฝัง
- เผยแพร่เมื่อ 9 ก.พ. 2025
- Салават Фатхетдинов
Текст
Дөнья мәшәкатен бергә күрдек
Шатлыклары бигрәк аз икән.
Сөю генә түгел, кайгысын да,
Уртаклашкан кеше син икән.
Киләчәктә булсын балаларның
Бәхетләрен бергә күрәсе.
Сабырлыкка тулган мәхәббәтне
Я ходаем артык күрмәче.
Сабырлыкка тулган мәхәббәтне
Я ходаем артык күрмәче.
Кайчагында көннәр яктысын да,
Караңгы төн итеп санадым.
Авыр чакта тешләр кысып түзгән
Мәхәббәтне гуя сынадым.
Киләчәктә булсын балаларның
Бәхетләрен бергә күрәсе.
Сабырлыкка тулган мәхәббәтне
Я ходаем артык күрмәче.
Сабырлыкка тулган мәхәббәтне
Я ходаем артык күрмәче.
Гади хатын булган өчен сине
Күңелемнән яздым сүзләрен.
Җырларымны сиңа багышладым.
Сандугачлар язды көйләрен.
Киләчәктә булсын балаларның
Бәхетләрен бергә күрәсе.
Сабырлыкка тулган мәхәббәтне
Я ходаем артык күрмәче.
Киләчәктә булсын балаларның
Бәхетләрен бергә күрәсе.
Сабырлыкка тулган мәхәббәтне
Я ходаем артык күрмәче.
Сабырлыкка тулган мәхәббәтне
Я ходаем артык күрмәче.
Я ходаем артык күрмәче.
#салаватфатхетдинов
Рәхмәт Сезгә матур жырларыгыз очен
Доброе утро красивая жизненная песня исполнение отличное .
Благодарю.Интересный клип.
Бик матур җыр
Сэлэм Салават Фатхетдинов закевич рэхмэт матур жыр
Хәйерле көн Салават Зәкиевич. Ошондай матур, йөрәкте дер һелкетә торған йырығыҙға. Тауышығыҙ супер, моңло. Бәхетле булығыҙ, бар теләктәрегеҙҙе хоҙай тәғәлә ҡабул итһен. Мөхәббәттә йәшәгеҙ.