ขนาดวิดีโอ: 1280 X 720853 X 480640 X 360
แสดงแผงควบคุมโปรแกรมเล่น
เล่นอัตโนมัติ
เล่นใหม่
Аллаһның ризалыгы насыйп булсын. Ихлас күңелдән исламга, хак дингә чакыруыгызны, адашкан калебләребезне уятырга куйган хезмәтегезне Аллаһы Тәгалә кабул итсен. Хакыйкый исламны тотарга , адашкан калебләребезне уянырга насыйп итсен.Аллаһы Тәгаләнең ярдәме, рәхмәте насыйп булсын.
Амин
Аллахнын исэпсез хисапсыз рэхмэтлэре булсын сезгэ зофэр хэзрэт
Амин шулай булсын.
Рахмат Зуфар Хазрат!
Әй дөньяны каты да яратабыз шул😢
السلام عليكم ورحمة الله وبركاته...хорматле Имам Зуфар... Хазрат Зуфар.... сезга Ходайнын Рахмате яусын сау саламат булыгыз озын баракятле тормыш бирсен Ходай ❤ ходай барыбызны да торле явызлыктан афатлардан сихерлардан сакласын!бик яхшы итеп татарча сойлисез ...вагазларне ,а без..анлап тынлыйбыз....Рахмат ❤❤❤❤❤❤❤❤❤
Ма шаа Аллах. БаракаЛлаху фикум.
❤❤❤
❤
Сакалда эш тугель ТОННАРГА кирэк вэгазне
Бабакай сакалың ямьсез бик
Мин сиңа бабакай түгел. Хаклыкны сөйләүче Имам кеше. Сакал ул Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәләмнен Сөннәте, әгәр дә белмәсәң. Сиңа сакал әһәмиятлеме? Әй, гафил бәндә. Синең йөрәгеңә минем сөйләгән нәсыйхәт сүзләре тәэсир итмәдем? Акылына кил, тәүбә итеп, үлем килгәнче. Бу мәгънәсез сүзен Ислам диненә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәләмнен Сөннәткә каршы килә. Аллаһы Тәгалә сине туры юлга күндерсен. Томаланган калебенне алсын. Йөрәгең томаланмаган булса, син вәгаздәге сүзләргә әһәмият бирер идең, чүп эзләп утырып, үзеңә олы гөнаһ алып утырмас идең. Кызганамын мин сине... Мин бит синең кебекләрнең калеб күзләре ачылсын дип сөйлим, бичара мескеннәр...
Нинди түбәнчелеккә төшергән сине Аллаһы Тәгалә. Кызганамын мин сине. Син һаманда акылыңа килмәгәнсең икән. Мин сине теге язмамнан соң акылыңа килерсең дигә идем. Әмма ләкин юк. Аллаһ сүзе: "Әгәр кешене Аллаһы Тәгалә Үзенең рәхмәтеннән ташласа, ул вакытта кеше, кешеләрнең гаепләрен күреп, тикшереп утырыр", - дигән. Күрәсең син шулар җөмләсеннән.
Сина синен кебек гыйлемсезлэргэ охшар очен устерми бит ул аны Аллах ризалыгын алып жэнгэткэ керер очен кисми сакалын, буген дорес дин тотучылар сэер булып куренэ бу ахыр заман галэмэте, гыйлемсез надан кеше дорес исламны анламыячак бер кайчанда, хазрэтнен сакалына бэйлэну кэлу ботен соннэт артыннан барган мосельманнардан колу дигэн суз! Ин мохиме Аллахнын диненэн колу хэм соглашаться итмэу Аллах законнары белэн, шулай эшлэгэн кеше шул хэлендэ улсэ мэнгелек жэхэннэм котэ аны!
Әссәләмү галәйкүм үә рәхмәтүллаһи үә бәрәкәтүһү! Сез ничек шундый сүзләрне әйтергә телләрегез әйләнде.Бабакай сакалыгыз ямсез диергә, беренчедән бабакай түгел, ул безгә Аллаһның рәхмәте белән дореслекне, хаклыкны аңлатучы Зөфәр Хәзрәт Тахавиев. Күп китаплар язучы, әлхәмдүлиЛләһ! Пәйгамбәребез ﷺ сөннәтен җиткерүче, Коръән аятьләрен безгә аңлатучы, сез Зөфәр Хәзратнең вәгазьләрен йөрәгегез белән тыңласагыз, аның сакалын һәм тышкы ягын игътибар итмәс идегез, Зөфәр хәзрәтнен күңеле белән кешегә җиткергән эчен уй кичерешләрен аңлар идегез, өммәт өчен борчылганың кайгырганын аңлар идегез, гафу итегез сез вәгазь тыңламыйсыз икән, Йә раббым үземнең калебемне дә туры юлдан тайпылдырмасың, Аллаһ раббыбыз, һәм сезнедә күңелләрегезнеАллаһ раббыбыз Корьән, сөннәткә ачсын, күңелләрегезне Зөфәр хәзратнең вәгазьләре кереп, күңелләрегезне йомшартсын. Әмин!
Сакал белән яулык мәсьәләсе буенча әле һаман да ялгыш фикерләр ишетергә туры килә, шуңа күрә кабат әлеге темалар хакында да язып үтәсем килде. Рәхим итеп укыгыз. ---------------------Әгәр берәр татар авылында озын сакаллы ир-ат пәйда булса, халык ул кеше турында нәрсә дип уйлый? Күпчелек очракта авыл халкының ул кешегә карата беренче карашы тискәре булачак, ул аңа яки бомж, яки урыс, яки вахабист дип, фуу шакшы дип җирәнеп караячак. Әгәр ул ир: "мин гап-гади мөэмин-мөселман кешесе", - дип әйтсә, халык бу кешенең сүзләрен чынга алмаячак, чөнки күпчелек татар кешесенең фикеренчә, мөселман кешесе чиста йөрергә тиеш, ә "чисталык" дигән сүз астында ир-атның сакал-мыегын кырып йөрүе дә күздә тотыла. Әгәр дә инде үзеңне бик күрсәтәсең килсә, сакалыңны әнә безнең элеккеге бабайлар шикелле ияк астында гына бераз матур итеп үстерә аласың. Әгәр дә безнең фикер белән килешмисең икән, димәк син чып-чын вахабист яки теге авылдан-авылга барып мулла булып йөрүче сектантларның берсе!...👉🏻Татар халкының әлеге фикере исә чынлыкта аның Ислам диненнән ни дәрәҗәдә читләшкәнен күрсәтүче бер индикатор булып тора дуслар, чөнки пәйгамбәребез Мүхәммәд (Аллаһның аңа сәләме һәм рәхмәте булсын) тә, аңа иярүче мөселман ирләре дә (сәхабәләр), Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләп куелган алдагы Пәйгамбәрләр дә - һәркайсы озын сакал иясе булганнар. Димәк, алар да сектант яисә вахабист булган мени?!Сорау туа: чынлап та нәрсәгә сакал үстерергә соң? Мөселман кешесенә бу мәҗбүри гамәлме? Бәлки үстермәсәң дә гөнаһы юктыр? Әнә бит элеккеге ата-бабайларыбыз да ияк астындагы кәҗә сакалы белән генә йөргәннәр, хәзер исә кайбер муллалар гомүмән сакал-мыекларын кырып йөриләр...🔸Ә хәзер әйдәгез шушы сорауларга җавапларны Аллаһның изге китабы Куръәннән, Пәйгамбәребезнең ышанычлы хәдисләреннән һәм динебезнең күренекле галимнәренең әйткән сүзләреннән карап үтик. АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ СҮЗЛӘРЕ📍"И, Мүхәммәт галәйһиссәләм, халыкка әйт: «әгәр Аллаһны яратсагыз - миңа иярегез. Миңа иярсәгез, Аллаһ сезне яратыр һәм кылган гөнаһларыгызны кичерер.»"(Куръән: әл-Гимран сүрәсе, 31 нче аять)📍"Берәү яңа Куръән дәлилләре белән туры юл күрсәтелеп шәригать хөкемнәре өйрәтелгәннән соң расүлгә каршы килгән эшләрне эшләсә, бу эшләрне берәү ихтыяр итсә, риза булып шул юлга керсә, әлбәттә, аның күңелен шул юлга беркетербез, аннары ул шул юл белән җәһәннәмгә барып керер. Ул җәһәннәм кайтачак урынның нинди яманы"(Куръән: ән-Нисә сүрәсе, 115 нче аять) ПӘЙГАМБӘРЕБЕЗ СҮЗЛӘРЕ📃 Пәйгамбәребез Мүхәммәд (Аллаһның аңа сәләме һәм рәхмәте булсын) әйткән:"Хакыйкатьтә мөшрикләр сакалларын кыскарталар һәм мыекларын җибәрәләр, ә сез алардан аерылып торыгыз - сакалларыгызны җибәрегез һәм мыекларыгызны кыскартыгыз"(әл-Баззар, әл-Хайсәни "әл-Мүҗмәг" 5/166, Тәбәрани)📃 Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәләме һәм рәхмәте булсын) әйткән:"Утка табынучы мәҗүсиләрдән аерылып торыгыз, аларга охшамагыз - мыекларыгызны кыскартыгыз, сакалларыгызны камилләштерегез"(Имам Мүслим, 260 хәдисләр җыентыгыннан)📃 Ибен Гүмәрдән җиткезелә, Аллаһның илчесе (Аллаһның аңа сәләме һәм рәхмәте булсын) әйткән: "Мөшрикләрдән аерылып торыгыз: сакалларыгызны җибәрегез һәм мыекларыгызны кыскартыгыз". Һәм Ибен Гүмәр хаҗ яисә гөмрә кылган саен үзенең сакалын йодрыкка алып йодрыктан чыгып калган өлешен кисә иде. (Имам Бохари, 5892 хәдисләр җыентыгыннан)📃 Шулай ук Ибен Гүмәрдән җиткезелә, Аллаһның илчесе әйтте:"Безгә мыекларыбызны кыскартырга һәм сакалларыбызны җибәрергә боерылды"(Имам Мүслим 259 хәдисләр җыентыгыннан)📃 Зәйд ибен Хәбибтән җиткезелә, Перция иле (хәзерге Иран) идарәчесенең ике илчесе Аллаһның илчесе янына килгәндә сакалларын кырып мыекларын үстереп килгән иделәр. Пәйгамбәребез аларны күрергә теләмәде һәм карашын башка якка борып әйтте: "Кайгы сезгә, кем сезгә болай эшләргә кушты?" Алар җавап бирделәр: "Безгә шулай дәүләт җитәкчебез - Кисра боерды". Пәйгамбәребез әйтте: "Әмма минем Раббым миңа сакалларны үстерергә һәм мыекларны кыскартырга боерды"(әт-Табәрани "әт-Тарих ар-русүл үәл-мүлүк" 2/655-656)
Аллаһның ризалыгы насыйп булсын. Ихлас күңелдән исламга, хак дингә чакыруыгызны, адашкан калебләребезне уятырга куйган хезмәтегезне Аллаһы Тәгалә кабул итсен. Хакыйкый исламны тотарга , адашкан калебләребезне уянырга насыйп итсен.
Аллаһы Тәгаләнең ярдәме, рәхмәте насыйп булсын.
Амин
Аллахнын исэпсез хисапсыз рэхмэтлэре булсын сезгэ зофэр хэзрэт
Амин шулай булсын.
Рахмат Зуфар Хазрат!
Әй дөньяны каты да яратабыз шул😢
السلام عليكم ورحمة الله وبركاته...хорматле Имам Зуфар... Хазрат Зуфар.... сезга Ходайнын Рахмате яусын сау саламат булыгыз озын баракятле тормыш бирсен Ходай ❤ ходай барыбызны да торле явызлыктан афатлардан сихерлардан сакласын!бик яхшы итеп татарча сойлисез ...вагазларне ,а без..анлап тынлыйбыз....
Рахмат ❤❤❤❤❤❤❤❤❤
Амин шулай булсын.
Ма шаа Аллах. БаракаЛлаху фикум.
❤❤❤
❤
Сакалда эш тугель ТОННАРГА кирэк вэгазне
Бабакай сакалың ямьсез бик
Мин сиңа бабакай түгел. Хаклыкны сөйләүче Имам кеше. Сакал ул Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәләмнен Сөннәте, әгәр дә белмәсәң. Сиңа сакал әһәмиятлеме? Әй, гафил бәндә. Синең йөрәгеңә минем сөйләгән нәсыйхәт сүзләре тәэсир итмәдем? Акылына кил, тәүбә итеп, үлем килгәнче. Бу мәгънәсез сүзен Ислам диненә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәләмнен Сөннәткә каршы килә. Аллаһы Тәгалә сине туры юлга күндерсен. Томаланган калебенне алсын. Йөрәгең томаланмаган булса, син вәгаздәге сүзләргә әһәмият бирер идең, чүп эзләп утырып, үзеңә олы гөнаһ алып утырмас идең. Кызганамын мин сине... Мин бит синең кебекләрнең калеб күзләре ачылсын дип сөйлим, бичара мескеннәр...
Нинди түбәнчелеккә төшергән сине Аллаһы Тәгалә. Кызганамын мин сине. Син һаманда акылыңа килмәгәнсең икән. Мин сине теге язмамнан соң акылыңа килерсең дигә идем. Әмма ләкин юк. Аллаһ сүзе: "Әгәр кешене Аллаһы Тәгалә Үзенең рәхмәтеннән ташласа, ул вакытта кеше, кешеләрнең гаепләрен күреп, тикшереп утырыр", - дигән. Күрәсең син шулар җөмләсеннән.
Сина синен кебек гыйлемсезлэргэ охшар очен устерми бит ул аны Аллах ризалыгын алып жэнгэткэ керер очен кисми сакалын, буген дорес дин тотучылар сэер булып куренэ бу ахыр заман галэмэте, гыйлемсез надан кеше дорес исламны анламыячак бер кайчанда, хазрэтнен сакалына бэйлэну кэлу ботен соннэт артыннан барган мосельманнардан колу дигэн суз! Ин мохиме Аллахнын диненэн колу хэм соглашаться итмэу Аллах законнары белэн, шулай эшлэгэн кеше шул хэлендэ улсэ мэнгелек жэхэннэм котэ аны!
Әссәләмү галәйкүм үә рәхмәтүллаһи үә бәрәкәтүһү! Сез ничек шундый сүзләрне әйтергә телләрегез әйләнде.
Бабакай сакалыгыз ямсез диергә, беренчедән бабакай түгел, ул безгә Аллаһның рәхмәте белән дореслекне, хаклыкны аңлатучы Зөфәр Хәзрәт Тахавиев. Күп китаплар язучы, әлхәмдүлиЛләһ! Пәйгамбәребез ﷺ сөннәтен җиткерүче, Коръән аятьләрен безгә аңлатучы, сез Зөфәр Хәзратнең вәгазьләрен йөрәгегез белән тыңласагыз, аның сакалын һәм тышкы ягын игътибар итмәс идегез, Зөфәр хәзрәтнен күңеле белән кешегә җиткергән эчен уй кичерешләрен аңлар идегез, өммәт өчен борчылганың кайгырганын аңлар идегез, гафу итегез сез вәгазь тыңламыйсыз икән, Йә раббым үземнең калебемне дә туры юлдан тайпылдырмасың, Аллаһ раббыбыз, һәм сезнедә күңелләрегезнеАллаһ раббыбыз Корьән, сөннәткә ачсын, күңелләрегезне Зөфәр хәзратнең вәгазьләре кереп, күңелләрегезне йомшартсын. Әмин!
Сакал белән яулык мәсьәләсе буенча әле һаман да ялгыш фикерләр ишетергә туры килә, шуңа күрә кабат әлеге темалар хакында да язып үтәсем килде. Рәхим итеп укыгыз.
---------------------
Әгәр берәр татар авылында озын сакаллы ир-ат пәйда булса, халык ул кеше турында нәрсә дип уйлый? Күпчелек очракта авыл халкының ул кешегә карата беренче карашы тискәре булачак, ул аңа яки бомж, яки урыс, яки вахабист дип, фуу шакшы дип җирәнеп караячак. Әгәр ул ир: "мин гап-гади мөэмин-мөселман кешесе", - дип әйтсә, халык бу кешенең сүзләрен чынга алмаячак, чөнки күпчелек татар кешесенең фикеренчә, мөселман кешесе чиста йөрергә тиеш, ә "чисталык" дигән сүз астында ир-атның сакал-мыегын кырып йөрүе дә күздә тотыла. Әгәр дә инде үзеңне бик күрсәтәсең килсә, сакалыңны әнә безнең элеккеге бабайлар шикелле ияк астында гына бераз матур итеп үстерә аласың. Әгәр дә безнең фикер белән килешмисең икән, димәк син чып-чын вахабист яки теге авылдан-авылга барып мулла булып йөрүче сектантларның берсе!...
👉🏻Татар халкының әлеге фикере исә чынлыкта аның Ислам диненнән ни дәрәҗәдә читләшкәнен күрсәтүче бер индикатор булып тора дуслар, чөнки пәйгамбәребез Мүхәммәд (Аллаһның аңа сәләме һәм рәхмәте булсын) тә, аңа иярүче мөселман ирләре дә (сәхабәләр), Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләп куелган алдагы Пәйгамбәрләр дә - һәркайсы озын сакал иясе булганнар. Димәк, алар да сектант яисә вахабист булган мени?!
Сорау туа: чынлап та нәрсәгә сакал үстерергә соң? Мөселман кешесенә бу мәҗбүри гамәлме? Бәлки үстермәсәң дә гөнаһы юктыр? Әнә бит элеккеге ата-бабайларыбыз да ияк астындагы кәҗә сакалы белән генә йөргәннәр, хәзер исә кайбер муллалар гомүмән сакал-мыекларын кырып йөриләр...
🔸Ә хәзер әйдәгез шушы сорауларга җавапларны Аллаһның изге китабы Куръәннән, Пәйгамбәребезнең ышанычлы хәдисләреннән һәм динебезнең күренекле галимнәренең әйткән сүзләреннән карап үтик.
АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ СҮЗЛӘРЕ
📍"И, Мүхәммәт галәйһиссәләм, халыкка әйт: «әгәр Аллаһны яратсагыз - миңа иярегез. Миңа иярсәгез, Аллаһ сезне яратыр һәм кылган гөнаһларыгызны кичерер.»"
(Куръән: әл-Гимран сүрәсе, 31 нче аять)
📍"Берәү яңа Куръән дәлилләре белән туры юл күрсәтелеп шәригать хөкемнәре өйрәтелгәннән соң расүлгә каршы килгән эшләрне эшләсә, бу эшләрне берәү ихтыяр итсә, риза булып шул юлга керсә, әлбәттә, аның күңелен шул юлга беркетербез, аннары ул шул юл белән җәһәннәмгә барып керер. Ул җәһәннәм кайтачак урынның нинди яманы"
(Куръән: ән-Нисә сүрәсе, 115 нче аять)
ПӘЙГАМБӘРЕБЕЗ СҮЗЛӘРЕ
📃 Пәйгамбәребез Мүхәммәд (Аллаһның аңа сәләме һәм рәхмәте булсын) әйткән:
"Хакыйкатьтә мөшрикләр сакалларын кыскарталар һәм мыекларын җибәрәләр, ә сез алардан аерылып торыгыз - сакалларыгызны җибәрегез һәм мыекларыгызны кыскартыгыз"
(әл-Баззар, әл-Хайсәни "әл-Мүҗмәг" 5/166, Тәбәрани)
📃 Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәләме һәм рәхмәте булсын) әйткән:
"Утка табынучы мәҗүсиләрдән аерылып торыгыз, аларга охшамагыз - мыекларыгызны кыскартыгыз, сакалларыгызны камилләштерегез"
(Имам Мүслим, 260 хәдисләр җыентыгыннан)
📃 Ибен Гүмәрдән җиткезелә, Аллаһның илчесе (Аллаһның аңа сәләме һәм рәхмәте булсын) әйткән:
"Мөшрикләрдән аерылып торыгыз: сакалларыгызны җибәрегез һәм мыекларыгызны кыскартыгыз". Һәм Ибен Гүмәр хаҗ яисә гөмрә кылган саен үзенең сакалын йодрыкка алып йодрыктан чыгып калган өлешен кисә иде.
(Имам Бохари, 5892 хәдисләр җыентыгыннан)
📃 Шулай ук Ибен Гүмәрдән җиткезелә, Аллаһның илчесе әйтте:
"Безгә мыекларыбызны кыскартырга һәм сакалларыбызны җибәрергә боерылды"
(Имам Мүслим 259 хәдисләр җыентыгыннан)
📃 Зәйд ибен Хәбибтән җиткезелә, Перция иле (хәзерге Иран) идарәчесенең ике илчесе Аллаһның илчесе янына килгәндә сакалларын кырып мыекларын үстереп килгән иделәр. Пәйгамбәребез аларны күрергә теләмәде һәм карашын башка якка борып әйтте: "Кайгы сезгә, кем сезгә болай эшләргә кушты?" Алар җавап бирделәр: "Безгә шулай дәүләт җитәкчебез - Кисра боерды".
Пәйгамбәребез әйтте: "Әмма минем Раббым миңа сакалларны үстерергә һәм мыекларны кыскартырга боерды"
(әт-Табәрани "әт-Тарих ар-русүл үәл-мүлүк" 2/655-656)