Салават Фатхетдинов - Нәрсә булды авылдаш

แชร์
ฝัง
  • เผยแพร่เมื่อ 9 ก.พ. 2025
  • Салават Фатхетдинов 24 сезон
    Текст
    Нихәлләрең бар соң, авылдаш?
    Йокы керми дисең төннәрдә.
    Тирне түгеп тапкан нигъмәтләрең
    Китә дисең нигә читләргә.
    Нихәлләрең бар соң, авылдаш?
    Нигә болай сулган йөзләрең?
    Иген уңа иде басуларда,
    Икмәк бүлә идек көзләрдә.
    Нәрсә булды сиңа, авылдашым?
    Болай булмый, табыйк чарасын.
    Ятлар хуҗа булса, башың иеп торсаң,
    Җимеш бирмәс бәхет агачың.
    Нихәлләрең бар соң, авылдаш?
    Рәте китте дисең дөньяның.
    Дөрес юлдан китмәдекме әллә?
    Әллә каргышымы Ходайның?
    Нәрсә булды сиңа, авылдашым?
    Болай булмый, табыйк чарасын.
    Ятлар хуҗа булса, башың иеп торсаң,
    Җимеш бирмәс бәхет агачың.

ความคิดเห็น • 6

  • @ЗалиловДинар
    @ЗалиловДинар 6 วันที่ผ่านมา

    Бик тирэн эчтэлекле жыр...👍👍👍👍👍

  • @Ринат-с4р
    @Ринат-с4р 10 หลายเดือนก่อน +1

    Браво Салават абый

  • @ХайдярНевмянов
    @ХайдярНевмянов 10 หลายเดือนก่อน +2

    Килшэмен рэхмэтлэр белэн карагач куздэнь яшлэп килэ кем уйлаган Иде шулай булачакны эххх

  • @maratmuratliev_channel
    @maratmuratliev_channel 10 หลายเดือนก่อน +2

    Рахмат Салават ❤

  • @Фарид-я4г
    @Фарид-я4г 10 หลายเดือนก่อน +1

    👍👏🎤🎷🎺🎹🎧🎸🎻🎤👏👍

  • @Странный-г7с
    @Странный-г7с 10 หลายเดือนก่อน

    Эфэрин