Пар канатлар- РАЛИФ һәм ДАНИЯ Сафиннар! Фәрид Нусратулин видеосы.
ฝัง
- เผยแพร่เมื่อ 21 ก.ย. 2024
- 46 ел гел бергә
Ничә ел инде яшибез
Бергә иңгә иң терәп.
Тоябыз бер-беребезгә
Булуны ныклы терәк.
Гомер барган саен,
Аның кадере арта.
Язмыш сынауларын
Икең бергә тигез тарта.
Аллаһы сабырларны
Юккамы парлы ярата.
Яши-яши хөрмәт арта
Бер-береңә карата.
Һәрбер караш иркәли,
Ихтирам итә, ярата.
Һәр сүз игътибар яулый,
Авызына карата.