Урта имәнлектә

แชร์
ฝัง
  • เผยแพร่เมื่อ 19 ต.ค. 2016
  • Иске Ярмәк мәчетенә йөрүче бертөркем ир-атлар авылдан читтәрәк урнашкан зиярәтләргә (Сидяково авылы янына, Урта имәнлеккә, Юкәле тауга) барып, догалар кылып кайттылар. Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары мөхтәсибе, Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим тарафыннан биредә җирләнгән Батыргали Ваһапов, Йосыф улы Корбангали Шатланов, Әүлияләр турында тәфсилләп сөйләнде. Шулай ук изге ният белән йөрүчеләр һәр елны юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннарда “Ясин” сүрәсен укыдылар. Ахырдан барсы да мәчет каршындагы аш-су бинасына кайтып, Иске Ярмәк авылына нигез салучы Ярмөхәммәт бабай рухына багышлап уздырылган Корбан мәҗлесендә катнаштылар. Сый-нигъмәт тулы өстәлләр тирәсендә исә бакыйлыкка күчкән ата-бабаларыбыз рухына багышлап догалар кылынды.

ความคิดเห็น •