Иске Чәчкабта бер исемдәге ике авыл кешеләре очрашты

แชร์
ฝัง
  • เผยแพร่เมื่อ 7 ก.พ. 2025
  • Иске Чәчкаб авылына Буа районындагы Яңа Чәчкап (аларда авыл исеме шулай языла) авылыннан кунаклар килеп төште.
    Кан тартмаса да, җан тарта, дигәндәй, бу авыл кешеләре үзләренең тамырларын Иске Чәчкаб белән бәйли. Тарих чыганаклардан өйрәнеп, әлеге авылдан Буа якларына 1648 елларда күченә башлауларын ачыклаганнар.
    Буа ягыннан килүчеләрне, кадер- хөрмәт күрсәтеп, кадерле кунаклардай каршы алдылар. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев белән бергә алар башта авыл мәктәбе, аннан соң мәчет белән таныштылар. Очрашуның икенче өлеше мәдәният йортында узды.
    Анда Яңа Чәчкаптан килүчеләр зур концерт куйды, ул төрле истәлекләр белән үрелеп барды.
    Яңа Чәчкапның мәдәният йорты мөдире Хөррия Җиһаншина алып барган бу чарада авылларының тарихы, бүгенгесе, авыл хуҗалыгы, шәхси хуҗалыклар, мәдәни, дини тормыш, мәчет, мәдрәсә эшчәнлеге турында сөйләделәр. Җыр, гармун тавышлары тынып тормады, нәфис сүз яңгырады.
    Бу хакта газетаның алдагы санында тулырак таныша аласыз.

ความคิดเห็น • 3

  • @Лето_35
    @Лето_35 3 หลายเดือนก่อน

    Эфэрин унышлар сезгэ! ❤❤❤

  • @татарин-м4ь
    @татарин-м4ь 3 หลายเดือนก่อน

    Бик матур