«Яшь ана»
ฝัง
- เผยแพร่เมื่อ 8 ก.ย. 2022
- Җанын салган, гүя, беләгенә,
күкрәгенә кыскан күз нурын -
дөньядагы бөтен зиннәтләрнең
иң нәниен һәм дә иң зурын.
Ике бит алмасы сулып калган,
алсулыгын биргән сабыйга.
Ак челтәрне кабат-кабат ача:
минут күрмәсә дә, зарыга.
Арнап-баглап өмет-хыялларын,
көн бага да ана, төн бага,
кулларында - илнең киләчәге,
аннан газиз ни бар дөньяда!
Саҗидә Сөләйманова «Яшь ана»