Ахтям Замалиев
Ахтям Замалиев
  • 35
  • 62 566
Кулларымда тальяным
Урамнар әйди урманга,
Кулымда бит тальяным.
Түгелеп түгелә күңел,
Кайлардан алган моңын.
Әткәй-әнкәйләрдән алып,
Уралып калган моңы.
Биш бармагым иркәләсен
Көмеш бит кыңгыравы.
Балачак сукмакларымны
Саклаган икән урман.
Ат тояклары эзенә
Яңгыр сулары тулган.
Әткәй-әнкәйләрдән алып,
Уралып калган моңы.
Биш бармагым иркәләсен,
Көмеш бит кыңгыравы.
Зәңгәр күбәләкләр иле,
Зәңгәр чәчәкле алан.
Кош сайравына кушылып,
Моңнарын сибә тальян.
Әткәй-әнкәйләрдән алып,
Уралып калган моңы.
Биш бармагым иркәләсен,
Көмеш бит кыңгыравы.
Каешыңда исемең бар,
Укалап куяр идем.
Мөмкин булса, тальяннарга
Һәйкәлләр куяр идем.
Әткәй-әнкәйләрдән алып,
Уралып калган моңы.
Биш бармагым иркәләсен,
Көмеш бит кыңгыравы.
มุมมอง: 150

วีดีโอ

Көт бәгьрем Ахтям Замалиев
มุมมอง 573วันที่ผ่านมา
Фанир Галимов көе. Рәис Мухамматдинов сүзләре. Саубуллашу җиңел буламы соң - Тагын калдым юллар чатында. Кар көртләре күмде юлларыңны, Озак йөри язган хатың да. Төшләремдә барам яннарыңа Күрешергә сузам кулымны. Сагынасың син дә, сагынасың, Тоеп яшим синең җылыңны. Кар-бураннар үтә үзәкләргә, Юк, кал алмыйм куркып кышлардан. Көт, бәгърем, барам яннарыңа, Очар канат алып кошлардан.
Күрешербез әле…Ахтям Замалиев
มุมมอง 8622 วันที่ผ่านมา
Фасил Әхмәтов көе Ренат Харис сүзләре. Хисләремә ялкын кабынган, Өметләрем канат кагына. Күрешербез әле, Сөйләшербез әле Кайчан да булса, Кайда да булса, Бер күрешү - үзе бер гомер. Юк иде лә шулай талпынган, Юк иде лә болай сагынган. Күрешербез әле, Сөйләшербез әле Кайчан да булса, Кайда да булса, Бер күрешү - үзе бер гомер. Эзебезне еллар күмгән, Буран узган - ялкын сүнмәгән. Күрешербез әле, ...
Киек казлар китә
มุมมอง 22514 วันที่ผ่านมา
Рөстәм Яхин көе Мостафа Ногман сүзләре Киек казлар китә җылы якка Төркемнәре белән гел бергә; Казлар китә, ә без якын дуслар - Сагынышып килдек күрешергә. Казлар оча һаваларда, Сызылып кала зәңгәр юллары; Казлар кебек үтә, тезелеп үтә Онытылмаслык яшьлек еллары. Язгы күкрәү, тәүге шашкын хисләр… Шат кичләрне искә кем алмас? Саф хыяллар белән беркетелгән Яшьлек дусларыбыз югалмас. Казлар оча һав...
Акбүз атым - Ахтям Замалиев
มุมมอง 1.2K14 วันที่ผ่านมา
Ганс Сәйфуллин - көе Гөлшат Зәйнәшева - сүзләре Акбүз атым, акбүз атым, Ак ялларың - ак канатын. Кая болай ашкынасың, Сулышларың - ярсу ялкын. Акбүз атым, ак канатым, Очыйк бергә далаларга Хыялдагы далаларга, Әкияттәге калаларга. Акбүз атым, акбүз атым, Ак аягың ник дагалы? Аңламыйсың, минем йөрәк Нигә сызлый, ник яралы. Акбүз атым, ак канатым, Очыйк бергә далаларга Хыялдагы далаларга, Әкияттәг...
Ак чәчәкләр - Ахтям Замалиев
มุมมอง 66421 วันที่ผ่านมา
Әкрәм Даутов көе һәм сүзләре Таллыкта алан, Аланны япкан Ап-ак чәчәкләр. Без бергә идек, Калфаклар үрдек Шул ак чәчкәдән. Алсу йөзеңә Бигрәк килешә Чәчкә калфагың! Синнән дә сылу Чәчәкләр булу Мөмкинме тагын?! Дөрләсен хисләр! Тәмле, хуш исләр Җилдә уйнасын! Безнен күңелләр Сулган чәчәкләр Кебек булмасын!
Бер елганың ике ярында
มุมมอง 75321 วันที่ผ่านมา
Фэннур Сафин - сузлэренэ Саубан Чуганаев - кое Кайгыларым ташлыйм диеп ялгыш, Бәхетемне суга салганмын. Һәм күперсез елга-елга, Ярында мин, ярында мин, Көймә көтеп ялгыз калганмын. Сак белән сук кебек моңаябыз, Бер елганың ике ярында. Синең якка карап-карап, Искә алам, искә алам, Үткәннәрнең барын-барында. Сине сагынып күпме моңайсам да, Үткән көннәр кайтмый бит инде. Әммә минем уйчан-уйчан, Кү...
Сонгы язым
มุมมอง 1.2K21 วันที่ผ่านมา
Ахтям Замалиев
Тоннэр буе йоклый алмый ятам
มุมมอง 616หลายเดือนก่อน
Ахтям Замалиев
Татар халык жыры. Жиллэр исэ
มุมมอง 864หลายเดือนก่อน
Ахтям Замалиев
"Минутларны ник саныйсын" - Ахтям Замалиев
มุมมอง 9212 หลายเดือนก่อน
Зиннур Гыйбадуллин - көе Роберт Әхмәтҗанов - сүзләре Минутларны ник саныйсын, Вакытың бик тар мәллә? Тәрәзәдән ник карыйсын, Җиккән атың бар мәллә? Әллә иркә басып кына Сөйгән ярың көтәме? Әллә синнән качып кына Яшьлек гомерең үтәме? Минутлары - якты дулкын, Агыла да агыла. Дәшә җанны өмет утым Алгы көннәр ягына. Ярым да бар, аргамак та, Көч тә кайный йөрәктә… Тынгысызлый бик еракта Ирешелмәгән...
Таң атканда - Ахтям Замалиев
มุมมอง 3.9K3 หลายเดือนก่อน
Татар халык - көе Сибгат Хәким - сүзләре Уяна иркен болыннар, Ачыла гөл керфекләре; Тибрәнеп яфрак өстендә Уйный чык бөртекләре. Уяна кошлар тирәктә, Җәйге җил куя исеп. Кузгала җырлар йөрәктә. Шунда син искә төшеп. Уяна таңы илемнең, Кырларга сибелә нуры. Тиң булып безнең елларга Балкысын гомер юлы.
Сагыш - Ахтям Замалиев
มุมมอง 13K3 หลายเดือนก่อน
Сара Садыйкова - көе Рамазан Байтимеров - сүзләре Язмыш илтте яшьли еракларга, Йөрәк ничек ярсып типмәсен. Читтә яшәп, ялгыз картаерга Беркемгә дә насыйп итмәсен. Тезелешеп кошлар очкан чакта Карый идем күккә каерылып. Кошларның да калмый бәхетлесе, Еракларда ялгыз аерылып. Туган җирне кайтып бер күрсәм дә, Мин үкенмәм, дидем, үлсәм дә. Баш очымда салып калдырырга Туфраккаен йөрттем кәсәмдә.
Синең куллар Әнкәй - Ахтям Замалиев
มุมมอง 1.1K3 หลายเดือนก่อน
Гали Ильясов - көе Әнгәм Атнабаев - сүзләре Синең куллар, мине сөя-сөя, Бишекләргә салган куллар ул. Соңгы телемнәрен миңа биреп, Үзе коры калган куллар ул. Синең куллар, керләремне юып, Тупасланып беткән куллар ул. Утта пешеп, салкыннарда өшеп, Сөялләнеп беткән куллар ул. Унбиш яшьлек кызлар кулына да Алыштырмам синең кулыңны. Шул кулларың белән тагын бер кат Иркәләче, әнкәй, улыңны.
Туган туфрак - Ахтям Замалиев
มุมมอง 6093 หลายเดือนก่อน
Сара Садыкова - көе Хәсән Туфан - сүзләре Кәккүкләр моңая таң саен, Ялгызның язмышы яман, дип. Син кайсы йолдызлар астында Йөрисең, бәхетләр табам, дип? Адашкан, тилмергән кош булып, кош булып, Көн саен төшләргә керәсең, керәсең. Хатларга язмаган хәлеңне, хәлеңне Җаннарым сизәдер, сизәдер, күрәсең, Җырларым барсыннар яныңа, Илеңнән сәламнәр, илтсеннәр. Иделләр, Камалар иленә Кайт инде, кайт инд...
"Хушлашырга ашыкма" - Ахтям Замалиев
มุมมอง 1.1K3 หลายเดือนก่อน
"Хушлашырга ашыкма" - Ахтям Замалиев
"Янбикә" - Ахтям Замалиев
มุมมอง 2.2K3 หลายเดือนก่อน
"Янбикә" - Ахтям Замалиев
"Чит илләргә чыксан" - Ахтям Замалиев башкаруында
มุมมอง 1.2K3 หลายเดือนก่อน
"Чит илләргә чыксан" - Ахтям Замалиев башкаруында
Куз куреме
มุมมอง 1.1K3 หลายเดือนก่อน
Куз куреме
Җилфер-җилфер җил искәндә - Ахтям Замалиев
มุมมอง 3.4K3 หลายเดือนก่อน
Җилфер-җилфер җил искәндә - Ахтям Замалиев
Саубуллашу жыры - Ахтям Замалиев
มุมมอง 6K4 หลายเดือนก่อน
Саубуллашу жыры - Ахтям Замалиев
"Җан ярсуы" - Ахтям Замалиев
มุมมอง 3.3K4 หลายเดือนก่อน
"Җан ярсуы" - Ахтям Замалиев
Авылымда каз өмәсе - Ахтям Замалиев
มุมมอง 1.4K4 หลายเดือนก่อน
Авылымда каз өмәсе - Ахтям Замалиев
Тәфтилләу - Ахтям Замалиев
มุมมอง 5464 หลายเดือนก่อน
Тәфтилләу - Ахтям Замалиев
Яшьлегемэ кире кайтыр идем - Ахтям Замалиев
มุมมอง 4.7K4 หลายเดือนก่อน
Яшьлегемэ кире кайтыр идем - Ахтям Замалиев
Мин беренче чәчәкләрне эзлим - Ахтям Замалиев
มุมมอง 2.1K4 หลายเดือนก่อน
Мин беренче чәчәкләрне эзлим - Ахтям Замалиев
Тан атканда - Ахтям Замалиев
มุมมอง 2K4 หลายเดือนก่อน
Тан атканда - Ахтям Замалиев
"Хаман яратам" - Татарча жыр Ахтям Замалиев башкаруында
มุมมอง 2.7K4 หลายเดือนก่อน
"Хаман яратам" - Татарча жыр Ахтям Замалиев башкаруында
"Йөрәкләрдән мәңге китмәс инде" - Ахтям Замалиев
มุมมอง 6505 หลายเดือนก่อน
"Йөрәкләрдән мәңге китмәс инде" - Ахтям Замалиев
Татар халык җыры - "Яз да була көз дә була"
มุมมอง 7825 หลายเดือนก่อน
Татар халык җыры - "Яз да була көз дә була"